Һава торышы

Татарстан халкына саклык чараларын искә төшерделәр

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе халыкка кискен кисәтү ясады.

8 сентябрьдә республика территориясендә көчле җил, яңгыр, томан һәм урыны белән яшен көтелә. Җил тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитә ала.

Ведомство вәкилләре гражданнарга түбәндәге куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерә:

  • Җир асты кичүләренә һәм башка тирәнәйтелгән урыннарга төшмәгез;

  • Су баскан участоклар аша узарга тырышмагыз;

  • Ачык һавада озын вакыт булырга ярамый;

  • Машинаны агачлар янына куймагыз.

Ашыгыч очраклар өчен бердәм хезмәт телефоны – 112. Бәладән саклану өчен алдан әзерләнергә киңәш ителә.

Чыганак: «Татар-информ»


Нет комментариев