1 сентябрьдән кибетләрдә яңача түләячәкбез
Җәмгыять һәм без

1 сентябрьдән кибетләрдә яңача түләячәкбез

Гади акчаны кабул итмәячәкләрме?

1 сентябрьдән Русия кибетләрендә бердәм түләү кодын (УПК) этаплап кертү башлана. Ул төрле түләү вариантларын бер QR-кодта берләштерәчәк һәм сатып алучыга исәпләшү ысулын ирекле сайлау мөмкинлеге бирәчәк. УПК ничек эшләячәк?

Кодны сканерлаганнан соң, сатып алучы түләү битенә күчә һәм кайсы инструменттан файдаланырга икәнен үзе хәл итә: СБП, банкның pay-сервисы, санлы сум яки рассрочка. Шул ук вакытта күнегелгән банк карталары беркая да юкка чыкмый - УПК бары тик тагын бер уңайлы түләү мөмкинлеге өсти. Шунысы мөһим: төрле түләү ысуллары буенча тарифлар төрлечә калачак: СБП һәм санлы сум өчен тарифларны Үзәк банк билгели, ә эквайринг шартларын банклар үзләре ачыклый. Нәрсәне исәпкә алырга кирәк:

  • Нәкъ менә шул кибеттә кайсы түләү ысулының отышлырак булуын тикшерергә - кайвакыт комиссия яки бонуслар сайланган ысулга бәйле.
  • Банк кушымтасын һәрвакыт кул астында тотарга һәм кирәкле түләү сервисына тиз күчү тәртибен белергә.
  • Экрандагы күрсәтмәләргә игътибар итәргә - алар дөрес вариантны сайларга ярдәм итәчәк.
  • Карталарның элеккечә эшләвен истә тотарга: УПК белән кыенлыклар килеп чыкса, гадәттәге ысул белән түләргә мөмкин.

 

 

Автор: Ример Насретдинов

Чыганак: https://kiziltan.ru

фото: magnific.com


Нет комментариев