Сәүдә объекты Татарстан Кулланучылар берлеге ярдәмендә «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең авыл торак пунктларында халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү һәм аларны җайланмалар белән тәэмин итү, блок-модульле пунктларны төзү» республика программасы буенча төзелгән.
(25 август, “Апастово-информ”).
Яңа кибетнең ишекләре тантаналы төстә ачылды. Чарада катнашкан район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров кибет ачылуның җирлек тормышында зур әһәмияткә ия вакыйга булуын билгеләп узды. Ленар Хантимиров төзүчеләргә ихтирамын белдерде, район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
- Районда барлык Ил һәм республика программалары уңышлы эшләп килә. Түбән Барыш авылында гына әлеге программалар нигезендә клуб, фельдшер-акушерлык пункты төзелеп, кулланышка тапшырылды. Шулай ук күл чистартылды. Инде бүген тагын бер мөһим тарихи вакыйга – кибет ачыла. Ул районда Татарстан Кулланучылар берлеге ярдәмендә «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең авыл торак пунктларында халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү һәм аларны җайланмалар белән тәэмин итү, блок-модульле пунктларны төзү» республика программасы буенча төзелгән өченче сәүдә объекты. Мондый кибет моңа кадәр Үтәмеш һәм Шонгаты авылларында төзелеп, кулланышка тапшырылды, - дип белдерде Ленар Хантимиров.
Район башлыгы урынбасары Татарстан Кулланучылар берлеге җитәкчелегенә авылларда кибетләрне эшләтүдә, халыкны азык-төлек, кирәк-яраклар белән тәэмин итүдә намуслы хезмәт куйганнары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Татарстан Республикасының Кулланучылар берлеге рәисе Рашат Шәймәрданов авыл халкын яңа кибетле булу белән тәбрик итте.
- Бүген биредә олы бәйрәм – күркәм кибет ачыла. Бу республикада яңа төзелеп, кулланышка тапшырылучы 158нче кибет. 2017нче елдан бирле Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан “Авыл кибете” программасы гамәлгә ашырыла. Аның нигезендә ел саен 6-7 кибет сафка баса. Моннан тыш республикада һәр көнне 135 автолавка көндәлек товарлар белән авылларга юл тота. Барлыгы кибетләр булмаган 1300 авылга хезмәт күрсәтелә. Хәзер авылларда яшәү өчен уңайлылыклар тудырыла, мөмкинлекләр арта. Сезне тарихи вакыйга белән тәбрик итәм, - диде Рашат Шәймәрданов.
“Апас икмәге” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең генераль директоры Раил Мөхәммәтшин авыл халкын җылы сәламләде.
- Хөрмәтле Түбән Барыш авылы халкы! Исән-имин булып, кибеткә шатланып йөрегез, чын күңелдән файдаланыгыз, - диде ул.
Зур Күккүз авыл җирлеге башлыгы Рамил Җәләлиев авылда яңа шартлар тудырылуын, социаль объектлар төзелүен, юллар салынуын әйтте, җитәкчеләргә рәхмәт сүзләрен ирештерде. Тасманы чишкәннән соң җитәкчеләр һәм килгән кунаклар кибет эчен карап чыктылар. Бирегә керүчеләрне ачык йөзле сатучы Гөлназ Гаязова сәламләде. Беренче сатып алучы да сәүдә объектын төзегән оешма җитәкчесе Фәрит Салихов булды. Түбән Барыш авылында халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пунктында авыл халкы өчен көндәлектә тормышка кирәк-яраклар барысы да бар, кирәк әйбергә заказ ясау мөмкинлеге дә булдырылган. Бу көн Түбән Барыш авылы тарихына истәлекле бәйрәм буларак кереп калды. Авыл халкы кибеткә кереп, кирәк-яракларын сатып алды. Район мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан матур чыгышлар тәкъдим ителде. Янәшәдә чәй өстәле дә әзерләнгән иде.
Нет комментариев