Җәмгыять һәм без

Дәүләт Думасында алимент түләү вакытын 23 яшькә кадәр озайтырга тәкъдим иттеләр

“Гадел Россия” партиясе лидеры Сергей Миронов алимент түләү бурычын балага 23 яшь тулганчы дәвам итәргә тәкъдим иткән.

Бу таләп бала көллияттә яки югары уку йортында көндезге бүлектә белем алган очракта гамәлдә булырга тиеш. Хәзерге закон буенча ата-аналарның алимент түләү бурычы, нигездә, бала 18 яшькә җиткәч туктатыла. Закон проекты авторлары әлеге үзгәреш яшьләргә белем алу өчен тигез мөмкинлекләр бирергә ярдәм итәчәк дип саный.

Чыганак: “Татар-информ”.


Нет комментариев