Яр Чаллыда 2025 елда 1 млрд сумнан артык керем алган ун кеше бар. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә шәһәр Федераль салым хезмәте инспекциясе башлыгы Диана Сәгъдетдинова хәбәр итте.
Ун кешенең бише — оешмалар җитәкчеләре, дүртесе шәхси эшмәкәр буларак теркәлгән. Тагын бер шәһәрле керемнең 1 млрд сумнан артыгын кыйммәтле кәгазьләрне сатып алу-сатудан алган.
Декларация кампаниясе йомгаклары буенча Яр Чаллыда 78 меңнән артык 3-НДФЛ декларациясе тапшырылган. Шуларның 70 меңгә якыны, ягъни 90%, салым чыгарымнары алу белән бәйле. Шәһәр халкына инде 2 млрд сум салым кире кайтарылган.
Нет комментариев