Республика кунагы районның социаль хезмәткәрләре белән очрашып, аларның хезмәте белән бәйле мәсьәләләр хакында сөйләште.
Ул республикабызның социаль-икътисади уңышларына тукталып, бу нәтиҗәләргә ирешүдә социаль өлкә хезмәткәрләренең дә өлеше зур булуын билгеләп үтте. Наталья Бутаева Апас районы социаль хезмәткәрләренә нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәтен җиткерде.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлүсә Галләмова районның социаль өлкәсендәге эшчәнлеге һәм ирешелгән уңышлар турында сөйләде, хезмәттәшләренә уңышлар теләде. Ул шулай ук республика җитәкчелегенең районның социаль өлкә хезмәткәрләренә һәрдаим ярдәм һәм теләктәшлек күрсәтүе өчен Наталья Бутаевага рәхмәтен белдерде.
Нет комментариев