Җәмгыять һәм без

Биектауда гаражта янгында 84 яшьлек ир-ат һәлак булган

Фаҗига Биектау авылында булган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе мәгълүматларына караганда, 3-я Степная урамында бер катлы кирпеч гаражда янгын чыккан. Ут гараж эчендә торган Toyota автомобиленә дә зыян китергән. Янгынны сүндерү барышында гараждан 84 яшьлек ир-атның мәете табылган.
Янгын 12 квадрат метр мәйданны камтыган. Хәзерге вакытта һәлакәтнең башлангыч сәбәбе ачыклана.

Әлеге мәгълүматларны “Татар-информ” Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенә сылтама белән язган.

 

Чыганак: “Татар-информ”.


Нет комментариев