Барлык мөселман дөньясы пәйгамбәребезне зурлап искә ала.
(27 август, “Апастово-информ”).
Мәүлед бәйрәмен Дәүләки мәчетендә зурлап уздырганнар.
“Бәйрәмгә мәчеткә йөрүче авылыбыз өлкәннәре, мәчет эшендә актив катнашучылар чакырылды. Шулай ук мәчет хисабынан авылда 80 яшен узган абый-апаларга күчтәнәчләр таратылды. 23 кеше шундый күчтәнәчләр алды. Иң өлкән кешеләребез 102 яшьлек Сара апа Баевага һәм 90 яшьлек Назыйм Гәрәевкә дә олы хөрмәтебезне, күчтәнәчләребезне ирештердек. Өлкәннәребез, илгә-көнгә тынычлык, мәчетебезнең исән-сау эшләвен, авылыбызга иминлек теләп, озатып калдылар”, - дип хәбәр итте Дәүләкидән Роза апа Габбазова.
Нет комментариев