Апаста районкүләм ата-аналар җыелышы узды
Район тормышы

Апаста районкүләм ата-аналар җыелышы узды

Район мәдәният йортында “Гаилә - физик яктан сәламәт, рухи-әхлакый кыйммәтләргә һәм патриотик карашларга ия шәхес тәрбияләүнең төп нигезе” темасына районкүләм ата-аналар җыелышы узды.

Чарада район башлыгы Айрат Җиһаншин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, район прокуроры Зөфәр Абитов, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Раил Гатауллин, район мәгариф бүлеге мөдире Гөлүсә Галләмиева, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Алевтина Керимова, мәктәп директорлары, сыйныф җитәкчеләре һәм ата-аналар катнашты.

Очрашуны район мәгариф бүлеге мөдире Гөлүсә Галләмиева сәламләү сүзе белән ачты. Районның психология-педагогика хезмәте җитәкчесе Римма Печкова ата-аналарга “Гаиләдә психологик иминлек: ата-аналарның эмоциональ януын һәм баланың укуы белән бәйле борчылуларны киметү һәм кисәтү” темасына чыгыш ясады. Апас мәктәбенең ата-аналар комитетыннан Альбина Габитова “Укучыларга һөнәр сайлауда ярдәм итүдә ата-аналарның роле» темасына фикерләре белән уртаклашты.

Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Алевтина Керимова балигъ булу чорында балалар тәрбияләүдә ата-аналарның роленә тукталды. Табар Черкене мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча киңәшчесе Людмила Клементьева “Замана укучыларында патриотик рух тәрбияләүдә ата-аналарның роле” темасына чыгыш ясады.

фото Алевтина Керимова
Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Алевтина Керимова

Интернетта сак бул

Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Раил Гатауллин яшүсмерләрнең деструктив агымнарга җәлеп ителүен кисәтү, цифрлы гигиена, экстремизм һәм закон нигезендә җаваплылык мәсьәләләре турында сөйләде. Ул ата-аналарны балаларының интернетта нәрсә белән кызыксынуын, нинди уеннар уйнавын һәм кемнәр белән аралашуын контрольдә тотарга чакырды. Социаль челтәрләрдә яшүсмерләрне вербовкалау, дропперлыкка һәм экстремистик эшчәнлеккә җәлеп итү куркынычы булуын искәртте.

фото Раил Гатауллин
фото: Ландыш Гайнуллина/район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Раил Гатауллин

Район прокуроры Зөфәр Абитов балалар һәм яшүсмерләр арасында хокук бозуларны һәм җинаятьләрне профилактикалау мәсьәләләренә тукталды.

- Без һәртөрле куркыныч күренешләргә каршы торырга әзер булырга тиеш. Балалар - безнең горурлыгыбыз һәм шатлыгыбыз. Без аларга тәрбия, белем һәм бәхетле балачак тәэмин итәргә, аларны төрле куркынычлардан якларга бурычлы, - диде ул.

прокурор Апастовского района
фото: Ландыш Гайнуллина/Зөфәр Абитов

Апаста балалар иминлеге – төп игътибар үзәгендә

Очрашу барышында ата-аналар үзләрен борчыган сорауларга җаваплар алды. Җыелышны йомгаклап район башлыгы Айрат Җиһаншин чыгыш ясады. Ул әлеге күләмле ата-аналар җыелышының районда инде икенче ел үткәрелүен билгеләп үтте.

- Безнең барыбызның да бурычыбыз уртак: балаларны куркыныч күренешләрдән саклау, аларга лаеклы белем бирү һәм киләчәккә ышанычлы адымнар ясарга ярдәм итү, - диде район башлыгы.

Айрат Җиһаншин җәйге каникуллар чорында районда җитди бәла-казалар булмавын билгеләп үтте, шулай да балалар иминлеге мәсьәләсендә уяулыкны киметмәскә чакырды. Ул 71нче федераль закон таләпләрен тагын бер кат искә төшерде һәм ата-аналарга балаларын даими күзәтүдә тотарга, алар белән күбрәк аралашырга киңәш итте. Район башлыгы интернет мохитенең һәрвакытта да куркынычсыз булмавын ассызыклады. Баланың буш вакытын файдалы итеп оештыру, аны спортка, иҗатка һәм башка мавыгуларга җәлеп итү мөһим. Апас районында моның өчен барлык мөмкинлекләр дә бар.

- Һәр бала яхшыны начардан аера белергә, җаваплылык хисе белән үсәргә, лаеклы белем алырга һәм илебезнең лаеклы гражданины булып җитлегергә тиеш. Моның өчен гаиләдә ата-ана белән бала арасында ышанычлы мөнәсәбәт булу, балалар белән даими сөйләшү һәм аларның тормышы белән кызыксыну кирәк, - дип йомгаклады сүзен Айрат Җиһаншин.


Нет комментариев