Җәмгыять һәм без

Мәскәү янында БПЛА кибеткә эләккән, поликлиникага да зыян килгән

Мәскәү өлкәсенең Павловский Посад шәһәрендә пилотсыз очкыч һөҗүме нәтиҗәсендә “Магнит” кибете зыян күргән.

Шартлау дулкыны якындагы поликлиникага да зыян китергән. Бу хакта Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев хәбәр иткән.

Аның сүзләренчә, вакыйга бүген иртән булган. Поликлиниканың өлкәннәр бүлегендә 46 тәрәзә ватылган, ике кабинет зыян күргән. Балалар бүлеге зыян күрмәгән. Хәзерге вакытта белгечләр вакыйга урынында китерелгән зыянны терки, биналарны җыештыру һәм ватылган тәрәзәләрне торгызу эшләре алып барыла.

Чыганак “Татар-информ”.


Нет комментариев