Булатов Хәйдәр Хәлим улы 18 елдан артык “Свияга+” балаларны сәламәтләндерү лагерен җитәкли. Шушы еллар дәвамында ул үзен тәҗрибәле җитәкче, тырыш белгеч һәм туган җиренә фидакарь хезмәт итүче кеше буларак танытты.
Хәйдәр Хәлим улы Караборнаш авылында туып-үскән. Ул гомерен туган җиренә, кешеләргә файда китерә торган игелекле эшләргә багышлаган. Хезмәт юлын гади белгеч булып башлап, үз тырышлыгы, җаваплылыгы һәм һөнәри осталыгы белән җитәкче дәрәҗәсенә күтәрелгән. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә “Свияга+” лагере республика күләмендә танылып, иң яхшы сәламәтләндерү лагерьларының берсенә әверелде.
Хәйдәр Хәлим улы яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә дә зур игътибар бирә. Ул районда яшьләрнең ялын һәм буш вакытын нәтиҗәле оештыруга юнәлдерелгән комплекслы проектлар һәм программалар әзерләүдә актив катнаша. Үз эшенә җаваплы карашы, инициативалы булуы һәм балаларны сәламәтләндерү, яшьләр белән эшләү өлкәсенә керткән зур өлеше өчен Хәйдәр Хәлим улы хезмәттәшләре һәм райондашлары арасында хөрмәт казанды. Гаиләсендә дә ул кайгыртучан ир, яраткан әти һәм сөекле дәү әти. Тормыш иптәше Кафия апа белән алар өч ул тәрбияләп үстерде.
Нет комментариев