Җәмгыять һәм без

Россиядә уртача пенсия 25,4 мең сумга кадәр үскән.

Эшләүче һәм эшләмәүче россиялеләрнең уртача пенсиясе соңгы ике елда 4,5 мең сумга якын арткан.

Бу хакта РИА Новости танышкан Россия Социаль фонды мәгълүматларында әйтелә.

Ведомство мәгълүматлары буенча, 1 июльгә Россияда уртача пенсия 25 401 сумга җиткән. 2024 елның шушы ук чоры белән чагыштырганда ул 4 426 сумга арткан.

2024 елның 1 июленә илдә эшләүче һәм эшләмәүче пенсионерлар уртача 20 975 сум алган.

Июльдә иң югары уртача пенсия Чукотка автономияле округында теркәлгән. Анда ул 42 213 сум тәшкил иткән.


Нет комментариев