Остазлар салган ныклы нигез
Кешеләрең синең, Апасым!

Остазлар салган ныклы нигез

Мәктәп тарихы ул биналар яки саннар тарихы гына түгел. Ул, иң элек, балаларга белем биргән, укытучыларны бер максатка туплаган, мәгарифне алга әйдәгән шәхесләр тарихы.

Апас районы өчен андый шәхесләр арасында Илгизәр Хаҗи улы Гыйльфанов белән Венера Зәки кызы Сәгъдиева аерым урын алып тора.  Берсе - озак еллар район мәгариф системасын җитәкләгән зирәк җитәкче, икенчесе - укыту-тәрбия эшенең методик нигезен камилләштерүгә, укытучыларның һөнәри үсешенә зур өлеш керткән тәҗрибәле педагог. Аларның күпьеллык хезмәте нәтиҗәсендә Апас мәгарифе республикадагы алдынгы районнарның берсе булып таныла, ә салынган ныклы нигез бүген дә үз нәтиҗәсен бирә.

фото Ильгизар Хазиев
Илгизәр Хаҗи улы Гыйльфанов

Илгизәр Хаҗи улы Гыйльфанов: гомерен мәгарифкә багышлаган шәхес

Илгизәр Хаҗи улы Гыйльфанов хезмәт юлын 1960нчы елда Борнаш урта мәктәбендә математика укытучысы булып башлый. Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайткач, Урта Балтай мәктәбендә физика укыта, ә 1974нче елда Олы Бакырчы мәктәбенә директор итеп билгеләнә. 1977нче елдан башлап 23 ел дәвамында район мәгариф бүлеген җитәкләп, мәктәпләрнең матди базасын ныгытуга, белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә зур көч куя.

Максатчанлыгы, таләпчәнлеге һәм кешеләр белән уртак тел таба белүе аны һәрчак хөрмәтле җитәкче итә. Студент елларында ук Казахстандагы чирәм җирләрне үзләштерүдә катнашканы өчен “За освоение целинных земель” медале белән бүләкләнә. Соңрак аңа “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы”, “Россия Федерациясенең атказанган укытучысы”, районның Почетлы гражданины исемнәре бирелә.

фото  Илгизәр Хаҗи улы Гыйльфанов
1992 ел, Апас мәктәбе

Апас районы мәгарифен үстерүче остаз

Венера Зәки кызы Сәгъдиева исә бөтен хезмәт юлын диярлек Апас мәгарифенә багышлый. Апас урта мәктәбен тәмамлап, рус теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге ала. 1978нче елда мәгариф бүлегенең методик кабинетын җитәкли башлый һәм өч дистә елдан артык вакыт дәвамында район укытучылары өчен чын мәгънәсендә остаз була. 2000-2007нче елларда район мәгариф бүлеген дә уңышлы җитәкли. Алар хезмәт иткән елларда, 1991нче елга кадәр, Апас белән Кайбыч районнары бер административ берәмлеккә керә. Районда 100 гә якын мәктәп, 800гә якын укытучы һәм 14 меңләп укучы белем ала. Юлсызлык, элемтәнең начар булуы, мәктәпләрне ягулык, уку әсбаплары белән тәэмин итүдәге кыенлыкларга карамастан, мәгариф тармагы үсештән туктамый.

фото Венера Сәгъдиева
Венера Зәки кызы Сәгъдиева

Киресенчә, мәктәпләр төзелә, балалар бакчалары ачыла, ашханәләр яңартыла, уку йортлары заманча җиһазландырыла. 1990нчы елларда мәктәпләр газ белән җылытуга күчә, компьютерлар кайта башлый. Авыр икътисади шартларда да педагоглар яңача белем бирү технологияләрен үзләштерә, белемнәрен күтәрә, квалификацияләрен арттыра. Нәкъ шул чорда республикада беренчеләрдән булып Апас, Каратун һәм Морзалар мәктәпләрендә профильле һәм аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче сыйныфлар ачыла. Апас урта мәктәбендә гимназия сыйныфлары эшли башлый. Мәгарифтәге яңалыкларны районга алып кайту, аларны уңышлы гамәлгә кертү эшендә Венера Зәки кызының хезмәте аеруча зур була.

фото Апас мэктэбе
Апас урта мәктәбе

Район укытучылары республика күләмендә авторлык программаларын уңышлы яклыйлар, заманча белем бирү технологияләрен тормышка ашыралар. Апас, Чүри-Бураш һәм Табар Черкене мәктәпләре “Алтын дәрәҗәсенә ирешкән мәктәп” статусын яулый. Укучылар республика фән олимпиадаларында елдан-ел югары нәтиҗәләр күрсәтә.

Гомерен белем бирүгә багышлаганнар

Апаста республикада беренчеләрдән булып “Ел укытучысы” һәм “Иң яхшы сыйныф җитәкчесе” бәйгеләре үткәрелә башлый. “Яшь укытучы мәктәбе”, “Яшь җитәкче мәктәбе” кебек проектлар исә педагогик кадрлар әзерләүдә нәтиҗәле мәктәпкә әверелә. Венера Зәки кызының күпьеллык хезмәте “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы”, “Мәгариф отличнигы” исемнәре һәм “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бәяләнә. Бүген Илгизәр Хаҗи улы Гыйльфанов белән Венера Зәки кызы Сәгъдиева - районыбызның хөрмәтле ветеран-педагоглары. Аларның хезмәт юлы, туплаган бай тәҗрибәсе һәм мәгарифкә керткән өлеше яшь буын укытучылары өчен дә үрнәк булып тора.

фотода  Илгизәр Хаҗи улы Гыйльфанов
Илгизәр Хаҗи улы Гыйльфанов

Остазлар үзләре дә хезмәттәшләренә һәм яшь укытучыларга балаларны яратып укытырга, үз һөнәрләренә тугры калырга, һәрчак белемнәрен камилләштерергә һәм яңалыкка омтылып яшәргә киңәш итәләр. Апас мәктәпләрендә белем алып, бүген республикабызда һәм илебезнең төрле төбәкләрендә уңышлы хезмәт куючы меңләгән чыгарылыш укучысы - алар җитәкләгән һәм үстергән мәгариф системасының иң күркәм җимеше. Остазлар салган ныклы нигез, булдырган күркәм традицияләр бүген дә районыбыз мәктәпләрендә лаеклы дәвам итә.

Мәкалә Апас урта мәктәбенең “Мәктәп тарихы” музее, район мәгариф бүлеге һәм шәхси архивлар нигезендә әзерләнде.

 

Гөлнара Фәхретдинова, Апас урта мәктәбенең “Мәктәп тарихы” музее җитәкчесе, тарих укытучысы.


Нет комментариев