Җәмгыять һәм без

Россия мәктәпләрендә дәрестә телефон куллану тыела

Россия мәктәпләрендә укучыларга дәрес вакытында мобиль телефон һәм башка элемтә чараларыннан файдалану тыела.

Яңа кагыйдә 2026нчы елның 1нче сентябреннән үз көченә керә. Россия Мәгариф министрлыгының тиешле боерыгы нигезендә, укучылар дәресләр вакытында телефон кулланмаска тиеш. Әлеге таләп 2026нчы елның 1нче сентябреннән 2027нче елның 1нче сентябренә кадәр гамәлдә булачак.

Кагыйдәнең кайбер искәрмәләре дә бар. Укучының яки мәгариф оешмасы хезмәткәренең гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янаган очракларда, шулай ук башка ашыгыч хәлләр вакытында телефоннан файдаланырга рөхсәт ителә. Яңа таләпләр уку процессында тәртипне ныгытуга һәм укучыларның игътибарын дәрескә юнәлтүгә юнәлдерелгән.

 

Чыганак "Татар-информ".


Нет комментариев