Казанда суд приставлары һәм Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре берлектә рейд үткәргән.
Чара барышында дистәләгән автомобиль тикшерелгән. Рейд вакытында инспекторлар Kia автомобилен туктаткан. Аның йөртүчесенең 410 мең сум күләмендә бурычы булуы ачыкланган. Ир-ат әҗәтен урында түли алмаган. Шуннан соң автомобиль махсус стоянкага - штрафстоянкага озатылган.
Рейд барышында тагын ике бурычлы машина йөртүче ачыкланган. Алар бурычларын урында ук түләгән. Ике кешенең гомуми бурычы 497,5 мең сум тәшкил иткән. Шуның 130 мең сумы юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларга туры килә. Машинага карата башкарылган чаралар бурычны мәҗбүри рәвештә түләтү кысаларында үткәрелгән.
Чыганак “Татар-информ”.
Нет комментариев