Әҗем мәчете төзекләндерелә
Район тормышы

Әҗем мәчете төзекләндерелә

Әҗем авылында мәчетне җылыту һәм тышлау эшләре башланган.

Бу шатлыклы хәбәр белән район мөхтәсибәте белән Әҗем авылы имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Илалов бүлешкән. Ул мәчетне төзекләндерү эшләрендә зур ярдәм күрсәтүче Равил һәм Радик Шәфигуллиннарга, шулай ук төзелеш эшләрен башкаручы осталарга рәхмәтен белдергән.

“Аллаһка шөкер, мәчетебезне җылыту, тышлау эшләре башланып китте. Бу эштә зур ярдәмнәрен күрсәтүче Равил һәм Радик абый Шәфигуллиннарга, төзүчеләргә Аллаһ Раббыбызның рәхмәте, бәрәкәте булсын. Раббыбыз ошбу эшне башкарып чыгар өчен көннәрен биреп, салкыннарга кадәр тәмамларга язсын», -  дип изге теләкләрен җиткергән Илдар хәзрәт. Башланган эшләр уңышлы тәмамланып, мәчет озак еллар дәвамында халыкка хезмәт итсен.

 


Нет комментариев