Олы Бакырчы мәдәният йортында яшүсмерләр өчен “Яшел елан - безгә дошман” исемле түгәрәк өстәл артында әңгәмә узган.
Чараның төп максаты - яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, спиртлы эчемлекләрнең кеше организмына китергән зыяны турында аңлату булган. Әңгәмә барышында яшүсмерләр алкогольнең сәламәтлеккә, аеруча үсеп килүче организмга тискәре йогынтысы хакында фикер алышканнар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алганнар.
“Мондый очрашулар яшь буынга дөрес юнәлеш бирүдә, зарарлы гадәтләрдән ерак торырга өндәүдә мөһим роль уйный. Сәламәтлек - кеше өчен иң зур байлык. Аны саклау һәм ныгыту һәркемнең үз кулында!”, - ди Олы Бакырчы мәдәният йорты мөдире Ландыш Моталлапова.
Нет комментариев