Җәмгыять һәм без

Сезон башыннан Татарстанда 3 талпан энцефалиты очрагы теркәлде

Сезон башыннан Татарстанда талпан энцефалитының 3 очрагы, шулай ук көнәгә боррелиозының 23 очрагы теркәлде. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, талпаннарның 19% ы боррелиоз белән зарарланган. Талпан вируслы энцефалиты белән 0,4% ы зарарланган.

«Республикада талпан инфекцияләре сезоны мартта башланды. Сезон башыннан талпаннар ябышуы буенча 7546 татарстанлы мөрәҗәгать итте. Бу узган елга караганда 32% ка азрак», – диде Авдонина.

Чаккан очракларның 85% ы төбәк халкы урманнарны һәм бакча участокларын зиярәт кылганда булган.


Нет комментариев