Апас үзәк ял паркында “Пульс ритмында яшибез” дип исемләнгән иҗат концерты узды.
Бу юлы сәхнәгә Апасның “Яшьлек” яшьләр үзәге, Апас спорт мәктәбе, “Алтын алка” боз сарае, “Апастово-информ” һәм “Таттелеком” коллективлары чыкты. Кичә җыр-моңнарга, матур биюләргә, нәфис сүз һәм җылы теләкләргә бай булды. Чыгышлар туган як, мәхәббәт һәм дуслык темаларына багышланды.
Катнашучылар арасында “Апастово-информ” коллективының да булуы хезмәттәшләребезнең иҗади сәләтләрен тагын бер кат ачып салды. Чара “Коллективлар төрле булса да, безнең барыбызны да бердәмлек, татулык, хезмәттәшлек кебек сыйфатлар берләштерә. Бердәм булганда - без көчле” дигән сүзләр белән тәмамланды.
Тамашачыларның көчле алкышлары концертның югары дәрәҗәдә оештырылуын дәлилләп торды.
Нет комментариев