Җәмгыять һәм без

Бүген төнлә Россия күкләрендә 267 дошман БПЛА-сы юк ителде

267 дошман пилотсыз очу аппараты төнлә Россия төбәкләре өстендә тоткарланды һәм юк ителде. Бу хакта РФ Оборона министрлыгы хәбәр итә.

«Үткән төн эчендә Һава һөҗүменә каршы оборона көчләре тарафыннан Белгород, Брянск, Курск, Волгоград, Воронеж, Липецк, Түбән Новгород, Ростов, Самар, Сарытау, Ульяновск өлкәләре, Краснодар крае, Башкортстан Республикасы, Кырым Республикасы территорияләре өстендә, шулай ук Азак һәм Кара диңгезләр акваторияләрендә 267 украин самолет төрендәге пилотсыз очу аппараты тоткарланды һәм юк ителде», – диелә хәбәрдә.


Нет комментариев