Брянск өлкәсендә яшәүче ир-ат эш буенча Мамадышта булган вакытта эче авырта башлаган.
Әмма табибка мөрәҗәгать итмичә, 10 көн буе авыртуны баса торган дарулар эчеп йөргән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәренә нигезләнеп “Татар-информ”нан Алексей Захаров яза. Хастаханәгә килгәч, аның аппендиксы шартлавы һәм корсак куышлыгында эрен җыелуы ачыкланган. Табиблар берничә сәгатьлек ашыгыч операция ясаган. Ир-ат өч тәүлек реанимациядә яткан. Хәзер хәле яхшырган, аны хастаханәдән чыгарганнар.
Чыганак “Татар-информ”.
Нет комментариев