Җәмгыять һәм без

Путин белән туры элемтәгә сорауларны социаль челтәрләр аша да юлларга мөмкин

Россия Президенты Владимир Путин белән узачак туры элемтәгә сораулар кабул итүнең берничә ысулы билгеле булды.

Кремльнең рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, гражданнар Президентка үз сорауларын “ВКонтакте” һәм “Одноклассники” социаль челтәрләре аша текст һәм видео форматында юллый алачак. Бу хакта “Татар-информ” яза. Моннан тыш, сорауларны “Макс” мессенджерындагы махсус чат-бот аша да җибәрергә мөмкин. Шулай итеп, туры элемтәдә үзләрен кызыксындырган мәсьәләләрне күтәрергә теләүчеләргә мөрәҗәгать итү өчен берничә мөмкинлек тәкъдим ителә.

Чыганак “Татар-информ”.


Нет комментариев