“Ризыгым хәләл булса, күңелем тыныч була…”
Төрлесеннән

“Ризыгым хәләл булса, күңелем тыныч була…”

Кайберәүләр өчен аш-су әзерләү - көндәлек мәшәкать булса, икенчеләр өчен ул чын күңелдән бирелеп башкара торган иҗади шөгыль. Апас кызы Илсинә Фәхретдинова өчен дә кухня - тәмле ризыклар пешереп кенә түгел, ә якыннарына булган мәхәббәтен, кайгыртуын белдерә торган үзенә бер җылы дөнья.

Аш-суга мәхәббәт балачактан килә

Илсинәнең аш-суга мәхәббәте балачактан ук килә. Кечкенәдән әти-әнисенең уң кулы булып үсә ул. Әтисенә мал-туар карашырга булышса, әнисе янында кухняда кайнаша, төрле ризыклар әзерләргә өйрәнә. Ә 15 яшендә инде тортлар, камыр ризыклары, десертлар пешерү белән җитди кызыксына башлый. Иң беренче мөстәкыйль пешергән ризыгы пицца була. Шуннан соң тәм-томнар дөньясына кереп киткәнен үзе дә сизми кала.

Бүген инде Илсинә нинди генә ризыкка алынмасын, күңел җылысын кушып, яратып әзерли. Татлы ризыклардан меренгалы рулеты аеруча уңышлы килеп чыга. Аның йомшак, авызда эреп китә торган камыры, җиләк-җимеш белән баетылган нәфис кремы телеңне йотарлык! Чизкейклар, тортлар, төрле десертлар да аның кулында үзенчәлекле тәм ала.

фото илсинэ 2
Табынында милли ризыкларга да һәрчак урын бар

Ә татар халык ашларына килгәндә, Илсинәнең өстәлендә аларга һәрчак урын бар. Гөбәдия, өчпочмак, өлеш, бәлеш, чәкчәк - барысын да яратып пешерә. Милли ризыкларның элек-электән килгән тәмен саклап, аларны хәзерге заманча табынга да яраклаштыра белә.

- Тәмле ризыклар пешерү минем кәефемне күтәрә. Аз гына буш вакытым булса да, нинди дә булса тәмле ризык әзерлисем килеп тора. Ашым пешкән булса да, янына берәр десерт ясап куярга тырышам. Бәйрәм табынына салатлар, төрле туралган ризыклар, брускетлар, меренгалы рулет, чизкейк, гөбәдия әзерлим. Ашларга да үзем пешергән ризыкларны куярга яратам, - ди Илсинә.

Аның өчен табынның муллыгы гына түгел, матурлыгы да мөһим. Һәр ризыкны зәвык белән бизәп, тәлинкәләргә үзенчәлекле итеп урнаштырырга ярата. Хәзерге заманча бизәлешне дә, милли ризыкларның үзенә генә хас күркәмлеген дә берләштерә белә. Аның өстәленә күз төшүгә үк, һәр эшкә күңел биреп башкаруы сизелә.

Якыннарны сыйлау - үзе бер куаныч

- Иң мөһиме - рецепттагы пропорцияләрне саклау. Бер ризыкны ничек пешерергә өйрәнгәнсең икән, шул тәртипне бозмаска кирәк. Мин үзем шулай эшләргә тырышам. Ул вакытта ризык та тәмле килеп чыга, әзерләү дә җиңелрәк, - ди аш-су остасы.

илсинэ 4

Илсинә ризыкларны сату өчен әзерләми. Аның өчен пешерү - күңелгә рәхәтлек бирә торган шөгыль. Якыннарын, дусларын сыйлау, аларның тәмләп ашавын күрү, рәхмәт сүзләрен ишетү үзе зур куаныч.

- Якыннарым әзерләгән ризыкларымны мактап, рәхмәт әйткәч, тагын да күңелле булып китә. Кешене сыйлау, табынга тәмле ризыклар кую миңа бик ошый. Кайчан килсәң дә, өстәлдә берәр тәмле әйбер булсын дип тырышам, - ди ул үзе.

Хәләл ризык - күңел тынычлыгы

Илсинәнең пешергән ризыкларына карата таләбе тәм белән генә чикләнми. Ул хәләллек мәсьәләсенә дә бик җитди карый. Кечкенәдән догалар өйрәнеп, дини тәрбия алып үскән кыз бүген дә иманга, дингә хөрмәт белән яши. Һәр эшен дә ул бисмилла әйтеп башлый. Азык-төлек сатып алганда да продуктларның составын җентекләп тикшерә. Хәләл булуына инанмыйча, берни дә алырга ашыкмый.

- Минем өчен ризыкның тәмле булуы гына җитми, аның хәләл булуы да бик мөһим. Кибеттә продукт сайлаганда составына игътибар итәм. Шикле нәрсә күрсәм, алмыйм. Күңелем тыныч булырга тиеш, - ди ул.

фото илсинэ2
Илсинә әзерләгән ризыклар тәмле дә, хәләл дә

Әнисе зур мәҗлесләр, ашлар үткәргәндә дә Илсинә һәрчак ярдәмгә килә. Бәлешләр, пироглар, салатлар әзерләүдә аның өлеше зур. Киң күңелле, ярдәмчел кыз әнисенең генә түгел, якыннарының да ышанычлы терәге. Өйдәге эшләргә дә, үзенең башка мәшәкатьләренә дә өлгерә.

Шул ук вакытта ул үз сәламәтлегенә дә игътибарлы. Спорт белән шөгыльләнергә ярата, тышкы кыяфәтенә, кием-салымына да таләпчән. Тәмле ризыклар пешерүне яратса да, аларны чама белән кулланырга кирәклеген яхшы аңлый. Файдалы ризыкларга өстенлек бирә, сәламәт яшәү рәвешен хуплый.

Илсинәнең уңганлыгы, чисталыгы, пөхтәлеге, һәр эшкә җаваплы каравы сокландыра. Күңеле йомшак, үзе чая, ачык, ярдәмчел. Кешеләр белән уртак тел таба белүе дә аны бизи торган сыйфатларның берсе.

Аш-су әзерләү аның өчен һөнәр дә, табыш чыганагы да түгел. Бу - күңел кушуы, якыннарына шатлык бүләк итү мөмкинлеге.

Меренгалы рулет

Нечкә, кетердәп торган кабыклы, ә эчендә йомшак крем һәм сусыл җиләкләр булган бу искиткеч десерт бәйрәм табынына да, көндәлек чәй табынына да бик килешә!

Кирәкле ингредиентлар

Меренга өчен:

5 йомырка агы

200 г шикәр комы

50 г кыздырылган һәм вакланган миндаль яки кешью чикләвеге

Крем өчен:

250 г 33% лы сөт өсте (сливки)

150 г эремчекле сыр (творожный сыр)

50 г шикәр пудрасы

Эчлек өчен:

Кура җиләге

Голубика

фото илсинэ3
Меренгалы рулетны Илсинә аеруча оста пешерә

Әзерләү тәртибе

1. Йомырка агын миксер белән күпертәбез, акрынлап шикәр комын өстәп, куе, тыгыз һәм формасын саклый торган ак күбек барлыкка килгәнче яхшылап болгатабыз.

2. Әзер массага алдан табада кыздырылган, вакланган миндаль яки кешью чикләвеген салабыз. Күбекне утыртмас өчен, сак кына болгатабыз.

3. Табага пергамент кәгазе җәеп, әзер массаны тигез итеп 1,5–2 см калынлыкта җәябез.

4. Алдан 160°C ка кадәр җылытылган духовкада 10 минут пешерәбез. Аннары температураны 130 градуска кадәр киметеп, өсте азрак кетердәп торган кабык белән капланганчы, тагын 15–20 минут пешерәбез.

5. Крем әзерләү өчен, салкын сөт өстен, эремчекле сырны һәм шикәр пудрасын бергә салып, куе крем барлыкка килгәнче миксер белән күпертәбез.

6. Меренга бераз суынгач, өстенә әзер кремны тигез итеп сылыйбыз. Өстенә кура җиләге һәм голубика җиләкләрен тезәбез.

7. Сак кына рулет итеп төрәбез.

Тәмле булсын!


Нет комментариев