“Хәҗәр” үзәгендә имамнар катнашында эшлекле җыелыш үткәрелде.
Очрашу барышында мәчет-мәхәлләләр эшчәнлегенә кагылышлы актуаль мәсьәләләр каралды, алдагы чорга бурычлар билгеләнде. Җыелышта узган айда мәчет-мәхәлләләр тарафыннан башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды. Шулай ук мәет җирләү тәртибе, мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләренә бәйле документларны барлау, мәчетләрдә имамнарга алмаш әзерләү мәсьәләләре күтәрелде.
Ревизия комиссиясе эшчәнлегенә ярдәм күрсәтү, мәхәлләләрдә социаль яктан авыр хәлдә калган гаиләләр белән эшләү, уку-укыту һәм дини-агарту эшләренең сыйфатын күтәрү юнәлешләренә дә аерым игътибар бирелде. Очрашуның көн тәртибендә киләсе елга эш планын камилләштерү мәсьәләсе дә урын алды.
Нет комментариев