Җәмгыять һәм без

Татарстанда гражданнарны кабул итү вакытында кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганнар

Бу хакта Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская үзенең MAX каналында хәбәр иткән.

Татарстанда гражданнарны кабул итү вакытында күңелле һәм истә калырлык вакыйга булган. Кабул итүгә килгән ир-ат сөйгән кызына кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган.Ир-ат кабул итүгә үз мәсьәләсе белән килгән булган. Әмма шушы мөмкинлектән файдаланып, сөйгәненә гомерлек юлдашы булырга тәкъдим итәргә булган. Ул бер тезенә чүгәләп, яраткан кызына иң мөһим соравын биргән. Сәрия Сабурская билгеләп үткәнчә, бу көнне аларга мөһим мәсьәләләрне хәл итү белән беррәттән, бәлки, тагын бер бәхетле гаилә тарихына да нигез салырга туры килгән. Ул яшь парны кавышулары белән котлап, аларга озын, бәхетле һәм мәхәббәтле гаилә тормышы теләгән.

Чыганак “Татар-информ”.


Нет комментариев