Бу фаҗигалы хәл 7 июнь көнне, Татарстанның Апас районында булган. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
«Лада» җиңел машинасының 74 яшьлек йөртүчесе узу максатыннан башка каршы полосага чыккан һәм йөк автомобиле белән бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә «Лада» йөртүчесе урында үлгән.
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе һәлакәт урынында төшерелгән фотоларны бастырган. Рәсемнәрдән чыгышы белән, җиңел машинаның алгы өлеше вакланган, ә йөк машинасы дамба астына төшеп ауган
Нет комментариев