Җәмгыять һәм без

Казанда биш айда җәяүлеләр катнашында 145 юл һәлакәте теркәлгән

“2026нчы елның гыйнвар–май айларында Казанда җәяүлеләр катнашында 145 юл-транспорт һәлакәте булган. Аларда 143 кеше җәрәхәтләнгән, өч кеше һәлак булган. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә”, - дип яза “Татар-информ”.

 

Узган елның шул ук чорында шәһәрдә 133 шундый һәлакәт теркәлгән. Алар нәтиҗәсендә 145 җәяүле җәрәхәтләнгән, ике кеше гомерен югалткан.

Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе җәяүлеләрне юлларда аеруча игътибарлы булырга чакыра. Белгечләр юл аша чыкканда телефонга һәм музыка тыңлауга игътибарны киметергә, караңгы вакытта яктылык кайтаргыч элементлар кулланырга киңәш итә.

Машина йөртүчеләргә исә тизлек режимын төгәл үтәргә кирәклеген искәртәләр. Торак зоналарда һәм ишегалды территорияләрендә транспорт чарасының тизлеге сәгатенә 20 километрдан артмаска тиеш.

Чыганак “Татар-информ”.


Нет комментариев