Хәмит һәм Наилә Миңнегалиевлар - Татарстанның иң үрнәк гаиләләре арасында
Район тормышы

Хәмит һәм Наилә Миңнегалиевлар - Татарстанның иң үрнәк гаиләләре арасында

Казан Кремлендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү мәҗлесе узды.

Әлеге мәртәбәле чарада районыбыз данын Хәмит һәм Наилә Миңнегалиевлар гаиләсе яклады. Миңнегалиевлар - ныклы гаилә кыйммәтләрен, хезмәт сөючәнлекне гәүдәләндергән үрнәк гаиләләрнең берсе. Хәмит Миңневәлиевич белән Наилә Кадыйровнаның гаилә корып яши башлауларына 55 елдан артык вакыт узган. Шушы еллар дәвамында алар тормышның шатлыкларын да, сынауларын да бергә кичереп, бер-берсенә терәк булып яшиләр.

Хәмит Миңневәлиевич - Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Ул гомерен туган җиргә, авыл хуҗалыгын үстерүгә һәм фидакарь хезмәткә багышлады.Наилә Кадыйровна исә бөтен хезмәт юлын медицина өлкәсенә багышлап, кешеләрнең сәламәтлеге һәм иминлеге сагында торды. Миңнегалиевларның гаилә тарихы - хезмәткә, гаиләгә һәм туган республикага тугрылыкның матур үрнәге.

Аларның озак еллар дәвамында саклап килгән татулыгы, үзара хөрмәте һәм тормышка булган уртак карашы яшь буын өчен дә өлге булып тора. Райондашларыбызның республика күләмендәге шундый мәртәбәле чарада хөрмәтләнүләре - районыбыз өчен зур горурлык. Хәмит абый һәм Наилә апа Миңнегалиевларга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, күңел тынычлыгы һәм озын-озак еллар бергә, тату яшәүләрен телибез!


Нет комментариев