Непалда су басу корбаннары 538 кешегә җитте. Тагын 977 кеше хәбәрсез югалган, дип хәбәр итә ТАСС.
26 август иртәнгесендә илнең төньяк районнарында таш күчкене төшкәннән соң Лхенде елгасының үзәне ябылган. Нәтиҗәдә су басу дулкыны барлыкка килгән, ул үз юлындагы бар нәрсәне юып алып киткән.
«538 гәүдә табылды, хәбәрсез югалганнар исәбендә 977 кеше», – дип әйтелә җирле властьларның соңгы белешмәсендә.
Шулай ук стихиядән 73 кеше зыян күргәне, 3742 кеше коткарылганы билгеле. Эзләү операцияләрендә 15 мең тирәсе кеше катнаша.
Нет комментариев