“Кышкы табынга – урман күчтәнәче”
Авыл хуҗалыгы

“Кышкы табынга – урман күчтәнәче”

Апаста яшәүче Рәмис Гатауллин өчен гөмбә җыю - күңелгә рәхәтлек бирә торган мавыгу гына түгел, ә гаиләне бергә туплый торган матур традиция дә. Бу шөгыльгә ул тормыш иптәше Лилия белән бергә яшь чакта кереп китә. Хәзер инде урман юлларын алар балалары белән бергә таптый.

Гөмбә сезоны Рәмисләр гаиләсендә язын ук башлана. Карлар эреп бетүгә, урманда беренче булып сморчок күренә башлый. Ял көннәрендә Гатауллиннар гаиләсе, җыелышып, урманга юл тота.

- Урман эчендә иң беренче сморчок чыга. Май аенда аның артыннан башка гөмбәләр дә күренә башлый. Яңгырлардан соң майлы гөмбәләр, нарат гөмбәсе, гөреҗдәләр, подосиновиклар, каен гөмбәсен, ак гөмбәләр җыябыз. Көзгә таба баллы гөмбәләр, рядовкалар чыга. Сентябрьдә тагын бер яраткан - пәрәвезле гөмбә сезоны җитә, - дип сөйли Рәмис. 

Һәр фасылның үз матурлыгы бар. Язгы урманның саф һавасы, җәйге яшеллек, көзге табигать төсләре - болар барысы да тормыш мәшәкатьләреннән бер мәлгә арынып торырга мөмкинлек бирә.

фото Гатауллины
Урман күчтәнәче

“Гөмбә җыярга иптәшем өйрәтте”

Рәмиснең бу мавыгуга кереп китү тарихы 2004нче елга барып тоташа. Ул вакытта булачак тормыш иптәше Лилия белән очрашып йөри башлыйлар.

-Бер көнне яңгырлы вакытта: “Әйдә, барып кайтыйк әле, маслята җыярбыз”, - дип кыстый башлады Лилия. Сабантуйның чыршылыгына бергә бардык. Менә шуннан бирле гөмбә җыю белән мавыгып киттек, - дип искә ала Рәмис. 

Башта гөмбә җыярга Лилия өйрәтә. Ел саен яңа төрләрне танып-белергә тырышалар. Таныш булмаган гөмбәне интернеттан карап, аның ашарга яраклымы-юкмы икәнен өйрәнәләр. 

- Ел саен диярлек берәр төрле яңа гөмбәне өйрәндек. Бүгенге көндә бик күп төрен беләбез. Шулай да бары тик таныган, ышанычлы гөмбәләрне генә җыябыз. Бу эштә саклык бик мөһим, - ди ул үзе. Кайчандыр свинушка да җыйганнар. Әмма соңгы елларда аның зарарлы булуы турында мәгълүматлар таралу сәбәпле, хәзер бу гөмбәне кәрзингә салмыйлар. 

Урман – гаилә өчен ял урыны  Рәмис өчен гөмбә җыюның иң зур кыйммәте - гаилә белән бергә вакыт үткәрү мөмкинлеге.

 

-Гөмбә җыярга чыккач, саф һавада йөрисең, табигатьне күреп күңел тынычлана. Үзенә күрә бер ял инде ул. Машина белән урманга бата-чума барып, көлешә-көлешә йөрүе дә күңелле. Ә өйгә кайткач, гөмбәләрне юып, чистартып, эшкәртү - үзе бер мәшәкать булса да, рәхәт, - дип елмая Рәмис. 

Гатауллиннар балаларын да кечкенәдән үк урманга йөртә. Кызы Рәмзилә һәм уллары Рәмзил әти-әниләре белән беренче тапкыр Күккүз урманына барган. Анда подосиновик һәм маслята җыйганнар. Бүген Рәмзилә Казан медицина көллиятен тәмамлаган. Киләчәктә табиб булырга теләп, Чебоксарга укырга керергә документларын тапшырган һәм анда да уңышлы узган. Рәмзил исә быел тугызынчы сыйныфка бара. Рәмис исә райондагы хуҗалыкта эшли. Урып-җыю эшләрендә дә катнашты. Тормыш иптәше Лилия район үзәк хастаханәсенең тәҗрибәле шәфкать туташы. Шулай итеп гаиләдә һәркемнең үз эше, үз мәшәкате булса да, гөмбә сезоны аларны тагын да берләштерә. 

- Балаларны яшьтән үк гөмбә җыярга өйрәттек. Сезон башлануга: “Әйдәгез, өйдә утырмыйк, урманга барып саф һава сулап, гөмбә җыеп кайтыйк. Файдалы эш булыр”, - дип үзем алып чыгып китәм, - ди гаилә башлыгы.

Кышкы табынга - урман күчтәнәче Җыелган гөмбәләрнең һәрберсенә Гатауллиннар үзенә күрә урын таба. Кайберләрен маринадлыйлар, кайберләрен кыздырып ашыйлар, ә кайберләрен кышка туңдырып куялар. Ак гөмбә, подосиновик һәм подберезовикларны маринадламыйлар. Аларны бер кат пешереп, туңдыргычка урнаштыралар. Кышын исә пиццага, өчпочмакка, пирожкиларга салалар. Кайбер эре гөмбәләрне иттарткычтан чыгарып, шулай ук катырып куялар. 

фото Гатауллины
Гатауллиннар гаиләсе җыйган гөмбәләр

Гөмбәгә барганда алар үзләре белән чиләк һәм махсус гөмбә кисә торган пычак алалар. Урманда исә ашыкмыйча, һәр гөмбәне игътибар белән карап җыялар. Рәмис үзе аеруча паутинка гөмбәсен ярата. Аның сезоны әле алда - сентябрьдә чыгасын көтәләр. Ә хәзер исә Гатауллиннар гаиләсе көзге гөмбә сезонын көтә. Сентябрь ахыры - октябрь башларында салкыннар төшкәч, маслятаның иң соңгы, иң тәмле төрләре чыга, ди ул. Шулай итеп, бер сезон икенчесен алыштыра. Ә Гатауллиннар гаиләсе өчен урман юллары һәрвакыт яңа табыш, саф һава, күңелле мизгелләр һәм бергә үткәрелгән кадерле вакыт белән бәйле. 

 

 

Гөмбә җыйганда саклык мөһим

Гөмбә җыюда иң мөһим кагыйдә - бары тик яхшы таныган гөмбәләрне генә җыярга кирәк. Таныш булмаган яки шикле гөмбәне кәрзингә салырга ярамый. Гөмбәләрне юл читеннән, сәнәгать предприятиеләре һәм чүплекләр тирәсеннән җыю да киңәш ителми. Урманга барганда уңайлы кием һәм аяк киеме кияргә, үзең белән су, телефон һәм кирәкле әйберләр алырга кирәк. Балаларны караучысыз калдырмау, урманга кергәндә кайсы якка барганыңны истә тоту да мөһим. Җыеп кайткан гөмбәләрне озак сакламыйча, яхшылап тикшереп, чистартып һәм тиешенчә эшкәртеп кенә кулланырга кирәк.

 

 


Нет комментариев