Татарстан Хөкүмәте 2027 елга республикада яшәү минимумы күләмен раслады.
Тиешле документны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. 2027 елда Татарстанда яшәү минимумы 17 193 сум тәшкил итәчәк. Эшкә яраклы халык өчен бу күрсәткеч – 18 740 сум, пенсионерлар өчен – 14 786 сум, балалар өчен-16 677 сум булачак. Исегезгә төшерәбез, яшәү минимумы күләме социаль ярдәм һәм түләүләр зурлыгына йогынты ясый. Бу күрсәткеч ел саен билгеләнә.
Нет комментариев