Әниләр көне якынлаша! Шул уңайдан әниләребезнең аш-суга осталыгын, алар пешергән тәмле ризыкларны таныту максатыннан язмалар көтәбез.
Әниегез пешергән кайсы ризыкны аеруча яратып ашыйсыз? Аның иң оста пешергән ризыгы нинди? Әниегезнең шул ризыкны әзерләгәндә яки табынга куйгандагы матур фото яки видеосын һәм аның турында берничә җылы сүзне безгә юллагыз.
Сез җибәргән язмаларны һәм фотоларны “Апастово-информ” сайтына урнаштырып барачакбыз. Ә иң күп йөрәк җыйган иң матур язмалар “Йолдыз” газетасына урын алачак.
Әйдәгез, әниләребезне сөендерик, аларның куллары әзерләгән тәмле ризыкларны башкалар белән дә уртаклашыйк! Фотоларыгызны һәм язмаларыгызны көтеп калабыз! Әни кулы белән пешергән ризыкның тәме дә, кадере дә үзгә!
Нет комментариев