18нче апрельдә Татарстан “Тоталь диктант” акциясенә кушыла. Быел текстны актерлар, телевидение алып баручылары һәм блогерлар әйтеп яздырачак.
Казанда Милли китапханәдә диктантны Андрей Ургант укый. Шулай ук “Женский стендап” катнашучылары Мария Маркова (АРТ-үзәктә) һәм Маргарита Родина (Камал театрында) чыгыш ясый. “Россия - Минем тарих” паркында текстны Азат Кадыйров укыячак.
Чаллыда исә актриса Елена Ксенофонтова катнашачак.
Быел диктант тексты авторы - Алексей Варламов. Акция республика буенча 1000нән артык мәйданчыкта үтә.
Чыганак: “Татар-информ”
Нет комментариев