Җәмгыять һәм без

3 июль – юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре көне

Алар тәүлек әйләнәсе авыр хезмәт башкарып, кыюлык, һөнәри осталык күрсәтеп, юлларда иминлек булдыруга зур көч куялар.

Һәр көнне транспортның куркынычсыз йөрүен күз уңында тоталар, юлларда һәлакәтләр санын киметү өчен тырышалар, бәлагә юлыкканнарга беренче булып ярдәмгә киләләр. Көннән-көн техника арткан, яше дә, олысы да руль артына утырган заманда, юл сакчыларының көндәлек хезмәте бәяләп бетергесез.
Бәйрәм белән котлап, барлык дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренә һәм ветераннарына зур уңышлар, нык сәламәтлек, шәхси иминлек телим.
Равил Хисаметдинов, муниципаль район башлыгы.


Нет комментариев