Апас урта мәктәбе укучылары “Планетага ярдәм” проекты кысаларында игелекле эш башкардылар.
(29 декабрь, “Апастово-инфорорм”).
Технология укытучысы Флорида Мифтахова җитәкчелегендә 5нче “Б” сыйныфы укучылары бергәләп макулатура җыйдылар. Җыелган акчага күпбалалы гаиләгә Яңа ел күчтәнәчләре алдылар.
“Балалар белән бүләкләрне тапшырып кайттык. Игелекле эш кылуларына укучылар бик сөенделәр”, - ди укытучы.

Нет комментариев