Апас мәктәбе укучысы Ильмира Сәлимуллина - 100 балл иясе
Җәмгыять һәм без

Апас мәктәбе укучысы Ильмира Сәлимуллина - 100 балл иясе

Апас мәктәбе укучысы Ильмира Сәлимуллина Бердәм Дәүләт имтиханнарын аеруча да уңышлы тапшырды.

(27 июнь, “Апастово-информ”).


Ул тарих фәненнән 100 балл җыю бәхетенә иреште. Ул район башлыгы Айрат Җиһаншинның премиясенә дә лаек булды. Бүләк яшьләр белән очрашуда тапшырылды. 
“Бик шатмын, әти-әниемә, укытучыларыма зур рәхмәт”, - ди ул.
Ильмира укуда да, спортта да, җәмәгать тормышында да иң актив укучыларның берсе булды. Аңа киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын.


Нет комментариев