Апас Туган якны өйрәнү музеенда “Идел буе рокадасы” дип исемләнгән күчмә күргәзмә ачылды
Җәмгыять һәм без

Апас Туган якны өйрәнү музеенда “Идел буе рокадасы” дип исемләнгән күчмә күргәзмә ачылды

Буа Туган якны өйрәнү музее һәм Горький тимер юлының Казан төбәге тарафыннан оештырылган күргәзмә Свияжск-Ульяновск тимер юлы төзелешенә багышлана.

(28 сентябрь, “Апастово-информ”).


Күргәзмә тантаналы төстә ветеран-тимерьюлчы, озак еллар Буа дистанциясен җитәкләгән Илгиз Нигъмәтуллин, аның тормыш иптәше Тамара Нигъмәтуллина, район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев, аның урынбасары Луиза Сафина, Туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов катнашында ачылды. Аны беренчеләрдән булып район ветераннар Советы өлкәннәре һәм Апас мәктәбе укучылары тамаша кылды.
Свияжск-Ульяновск линиясен үз эченә алган Идел буе рокадасы Сталинград фронтының транспорт коммуникациясен тәэмин итеп, совет гаскарләренең җиңүенә сизелерлек өлеш кертә.
Ульяновск – Свияжск тимер юлында хәрәкәт 1942 елның 27 сентябрендә ачылган дәвердә тәүлегенә 12 пар поезд йөргән. 24-34 чакрым тизлек белән хәрәкәт иткән бу поездлар Гөбенә, Кильдураз, Буа, Цильна, Ходяш, Ключи, Борындык разъездлары булган урыннарда бер-берсен үткәреп җибәрер өчен тукталышлар ясаган. Сугыш чорында тимер юл Сталинградка кадәр төзелә. Һәм ул Сталинградны азат итүдә дә хәлиткеч роль уйный. Юл гаҗәп кыска срокларда салына. Архив мәгълүматлары буенча, тимерьюл төзелешендә 31556 кеше катнаша. Алар арасында Идел буе немецлары да, әсирләр дә, колхозчылар да, предприятиеләрдә эшләүчеләр дә була. Тимер юл трассасы узган районнарда яшәүчеләр аеруча активлык күрсәтәләр. Әлеге тимер юл төзелешендә апаслылар зур өлеш кертә.
“Әлеге күргәзмә тарихи вакыйганы яшь буынга җиткерү максатыннан оештырылды. Биредә тимер юлның тарихы, анда хезмәт куйган кешеләрнең исемнәре урын алды. Апас җирендә безнең инициативаны бик җитди кабул иттеләр, зур теләктәшлек күрсәттеләр. Үзебезне дә бик җылы каршы алдылар. Район башлыгына һәм аның командасына ихлас рәхмәтебезне җиткерәм”, - диде ветеран-тимерьюлчы, озак еллар Буа дистанциясен җитәкләгән Илгиз Нигъмәтуллин.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев район башлыгы Равил Хисаметдинов теләктәшлегендә тимерьюл төзелешендә катнашкан хезмәт ияләренең исемнәре мәңгеләштерелеп, Каратун вокзалы янәшәсендә алар истәлегенә һәйкәл куелачагы хакында белдерде.
“Свияжск-Ульяновск тимер юлы төзелешенә зур өлеш керткән райондашларыбызның хезмәтен һәркем белергә тиеш. Бу яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә матур үрнәк булып тора торачак”, - диде Алмаз Тугушев.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина чараның үзәгендә торган ветеран-тимерьюлчы Илгиз Нигъмәтуллинга олы хөрмәтен җиткерде.
“Сезнең кебек кешеләр булганда, тарихыбыз югалмый. Бу чара Апас яшьләре өчен дә, өлкәннәр өчен дә зур тарихи вакыйга һәм олы үрнәк”, - диде ул.


Нет комментариев