Команда 3 урынны яулады, шәхси беренчелек өчен көрәштә дә нәтиҗәләр сөенерлек булды.
(7 июнь, Апастово-информ).
Кайбычта район башлыгы кубогына узган каратэ ярышында Кайбыч, Апас, Түбән Кама районнарыннан биш яшьтән ундүрт яшькә кадәрге 57 бала катнашты. Нәтиҗәдә, Апас районы командасында өченче дәрәҗәдәге кубок белән бүләкләнде. Шәхси беренчелектә дә җиңүчеләр билгеләнде. Бу хакта районның спорт мәктәбе хәбәр итте.
"Балаларыбыз каратэ спорты белән яңа гына шөгыльләнә башласалар да, остарырга да өлгергәннәр. Ярышта сынатмадылар. Нәтиҗәләре белән сөендерделәр",-дип белдерде спорт мәктәбе җитәкчесе Руслан Нургалиев.
Каратэчылар арасында кызлар да бар иде. Апас мәктәбенең 2нче"В"сыйныфы укучылары Арина Богатеева һәм Илмир Сибгатуллин
беренче урынны яуладылар. Алар каратэ белән беренче генә ел шөгыльләнә.
Нет комментариев