Заготзерно бистәсендә яшәүче Айдар Гайсин һәм Кызыл Тау кызы Энҗе Гыйльметдинова Кызыл туйларын билгеләп узды.
(17 июль, “Апастово-информ“).
Алар районның ЗАГС бүлегендә язылышты. Алар якыннары, туганнары, дуслары янәшәсендә пар балдаклар алмашты. Бу хакта ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина хәбәр итте.
Яшь гаиләгә тигез, матур тормыш, бәхетле киләчәк, саф мәхәббәт телибез.
Котлы булсын яшьлек тантанасы,
Котлы булсын сөю хисләре.
Зур уңышлар белән алга илтсен
Сез барачак гомер юллары.
Тулып торсын бәхет чишмәсе,
Ташып торсын бәхет чиләге.
Озын гомер, саф мәхәббәт –
Барыбызның сезгә теләге.

Нет комментариев