Район мәдәният йорты каршында оешкан “Замандаш” агитбригада төркеме кечкенә авылларда “Кичке уен” проектын башлап җибәрде.
(24 август, “Апастово-информ”).
Мәдәният хезмәткәрләре әлеге проект кысаларында кичен халыкны ял иттерә. Алар Күкшем, Тәүгелде һәм Кече Бакырчы авылларында булырга өлгерде дә инде.
“Җыр-моң, уеннарны халык яратып кабул итә. Проект кысаларында 80-90 еллар дискотекасы да каралган. Авыл клубы мөдирләре кайнар коймак, чәй белән сыйлый, өстәлләр әзерли”, - ди районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев.
Авыл халкы эшләре төгәлләнгәч, кичен бик теләп саф һавада ял итә, күңел ача, уеннарда катнаша, бүләкләр дә ала.
Нет комментариев