Ыгы-зыгылы көннән соң, җәйге кичне матур җырлар тыңлап, күңел ачып уздыру матур гадәткә әверелде. Әлеге чаралар һәр авылда дәвам итә.
(7 август, "Апастово-информ").
Карамасарда "Айлы кичтә гармун моңы" дип исемләнгән әдәби музыкаль чара үтте.
"Тирә як авыллардан килгән хезмәттәшләрем бик матур чыгышлары белән авыл халкын ял иттерде. Күрше районнан кунак булып килгән гармунчыларыбыз да бар иде. Казан шәһәреннән кайткан авылыбыз кияве Хузеев Зөфәр абый да, баянга кушылып үзенең матур җырлары белән тамашачының күңеленә үтеп керде. Җәйге кичтә бик мәгънәле, эчтәлеклы, авылдашлар очрашуы булды. Рәхәтләнеп гармунга кушылып җырлашып, биеп ял итте авылым халкы" - дип хәбәр итә клуб мөдире Роза Нуриева.
Нет комментариев