Казанлылар «исереп» егылган кошларны тартмага җыйган
Җәмгыять һәм без

Казанлылар «исереп» егылган кошларны тартмага җыйган

Казанда «кошлар алкоголизмы» башланды, дип хәбәр итәләр социаль челтәрләрдә.

  Шәһәргә урманнан карабүрек (миләш чыпчыгы), урман чыпчыгы миләш җимешләрен ашарга очып киләләр. Алар әчи башлаган җимешләрне ашап, «исереп», агачтан егылып төшә. Казанлылар аларны тартмага җыя, чөнки җирдәге кошларны этләр яки песиләр ашавы, имгәтүе мөмкин.

Тартмадагы кошларның берничәсе айнышып торып баскан, әмма әле очып китәр хәлдә түгел.

Чыганак:https://intertat.tatar/news/kazanlylar-iserep-egylgan-koslarny-tartmaga-yigan-5872342

Фото: социаль челтәрдән

 


Нет комментариев