Җәмгыять һәм без

Узган төндә Россия төбәкләрендә 239 пилотсыз очу аппараты юк ителгән

30нчы августтан 31нче августка каршы төндә Россиянең берничә төбәге өстендә 239 пилотсыз очу аппараты юк ителгән. Бу хакта Россия Саклану министрлыгы хәбәр иткән.

  Ведомство мәгълүматларына караганда, һава һөҗүменә каршы саклану чаралары 30нчы август 20:00 сәгатьтән 31нче август 08:00 сәгатькә кадәр булган вакыт аралыгында самолет тибындагы пилотсыз очу аппаратларын ачыклаган һәм юк иткән. Дроннар Белгород, Брянск, Воронеж, Калуга, Курск, Липецк, Орёл, Ростов, Самара, Саратов, Тамбов һәм Тула өлкәләре, Мәскәү төбәге, Краснодар крае, Кырым Республикасы территорияләре, шулай ук Кара диңгез акваториясе өстендә юк ителгән.

Чыганак: “Татар-информ”.


Нет комментариев