“Сәхнә – минем өчен тормыш”
Свияжный яшәүче Ләйсән Садыйкованың мәдәният өлкәсенә эшкә килүенә 21 ел вакыт узган. Һәрчак актив, җитез, сәхнә дип җан атып торучы хезмәткәр ул.
“Башка һөнәр турында уйлаганым да булмады. Яллардан да сәхнәне, тамашачыны сагынып эшкә киләм. Сәхнә – минем өчен тормыш. Һәр чараны җаным теләп эшлим. Кешеләргә кирәклегемне тоям”, - ди ул үзе.
Ләйсән бакча елларыннан ук шуклыгы, тиктормас булуы белән аерылып тора. Бакчадан качкан, малайларны елаткан, алар белән бергә тыркын сикергән, боҗра әйләндереп беренчелекне алган чакларын бүген инде көлеп кенә искә ала. Мәктәп еллары да күңелле маҗараларга бай аның. 5нче класста укыганда ук сәхнәгә беренче адымнарын ясаган.
-Кечкенә чакта ук әби булып киенеп, күршеләргә кереп театрдан өзекләр куя идем. Шәлләргә төренеп, кулга таяк тотып, әби булып уйнадым. Беренче ролем дә хәтердә. Александр Пушкинның “Сказка о мертвой царевне” әкиятен сәхнәләштергәндә Кояш булдым. Әдәбият дәресләрендә әсәрләрне мин гел күз алдына китереп укыдым, рольләп укырга яраттым. Театрга мәхәббәтем шул еллардан ук килә, - ди Ләйсән.
Биергә, җырларга өйрәнү теләге дә көчле була. Беренче чыгышы кебек үк, җыры да өлкәннәргә багышлана. “Әбекәем” җырын башкарып, тамашачы бүләген - кесәсенә беренче конфетларны сала. Мәктәптә, клубта булган кичәләрне көтеп ала. Биредә чыгыш ясавына сөенеп бетә алмый кыз.
-11 классны тәмамланганда, мәдәният өлкәсен сайларга теләвемне аңладым. Күңелемдә башка бер һөнәр белән кызыксыну да юк иде. Биюче булырга теләдем. Университетка баргач, азрак планнарым үзгәрде. Театр факультетына укырга кердем. Бик яратып укыдым. Бу юлны сайлавыма беркайчан үкенгәнем юк, - ди ул.
Ләйсән 2003 елның җәендә Каратун мәдәният йортына методист булып эшкә килә. Шул көннән бирле куллары гел сызганулы аның. Иҗат, җыр-моңнар белән яши. Хыялларын, максатларын тормышка ашыра. Каратун мәдәният йорты каршында оешкан театрның режиссеры да ул. Ә аңа кадәр җирле артистлар драма түгәрәгендә шөгыльләнә. Ләйсән үзе дә сәхнәдә төп рольләрне башкара. Мисал өчен, “Сагынган чакларымда” спектаклендә Зәкияне, “Сынган беләзек”тә Фәрдияне, “Ялгыз каен күзе”ндә Зөһрә рольләрен, һәм башка бик күп рольләрне уйный. Тамашачы мәхәббәтен яулый.
-Һәр ел саен балалар белән спектакльләр куйдык. Мисал өчен, хезмәттәшем, Каратун мәдәният йорты мөдире Гөлназ Насыйхова иң беренчеләрдән булып минем театр түгәрәгенә йөргән кыз иде. Хәзер кулга-кул тотынып, иҗади проектларны бергә тормышка ашырабыз. Театр коллективлары арасында узган районкүләм бәйгедә театр коллективыбыз гран-прига лаек булды. Үзем Хәбир Ибраһимның “Ялгыз каен күзе”ндә Зөһрәне уйнап “Иң яхшы хатын-кыз роле” исемен алдым. Минем өчен иң мөһиме – тамашачы бәясе. Тамашачы миңа көч биреп тора, - ди Ләйсән.
Яратып башкарган хезмәт нәтиҗәләр дә алып килә. Ләйсән Садыйкова 2020 елда мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатына, 2022 елда республикакүләм бәйгедә “Иң яхшы мәдәният хезмәткәре” исеменә, 2024 елда мәдәният министрлыгының Мактау грамотасына лаек була.
Ләйсән гаиләсендә дә бәхетле әни. Тормыш иптәше Дәфис белән ике бала үстерәләр. Әнисе үрнәгендә кечкенәдән сәхнәдә җырлап үскән Искәндәр хәрби юлны сайлаган. Ул танк училищесында укый. Кызлары Дилә Каратун мәктәбенең 6 классында белем ала.
Ләйсән өендә тәмле ашлар пешерә. Һәр күргән рецептны сынап карарга тырыша. Гөлләр, чәчәкләр үстерергә дә ярата. Чисталык-пөхтәлекне үз итә. Кичләрен хезмәт урынында үткәрсә дә, барына да өлгерә.
-Әгәр, тормыш иптәшем мине аңламаса, хезмәтемне күрмәсә, мин бу эштә хезмәт итә дә алмас идем. Мина терәк-таяныч булган әниемә һәм тормыш иптәшемә рәхмәтлемен, - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев