Шыгайда гомер итүче Саймә әби Якуповага 101 яшь тулды
Шул уңайдан ул котлаулар кабул итте.
(5 нче октябрь, “Апастово-информ”).
Саймә әби бүгенге көндә кызларында Осиново бистәсендә кадер-хөрмәттә яши. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова йөзяшәр райондашыбызны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән кайнар котлап, бүләкләрен тапшырды.
“Сез авыр чорда яшәгәнсез. Ачлыкны, ялангачлыкны күреп, авыр хезмәт башкаргансыз. Бүгенге көндә урыныгыз түрдә, тормышыгыз кадер-хөрмәттә. Сезгә сәламәтлектә, сызланмыйча Ходай биргән гомерне муллыкта яшәргә язсын!”, - дип изге теләкләрен ирештерде Гөлүсә Галләмова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев