Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апас аграр көллияте госпиталь өчен киемнәр тегеп тапшырды

Аграр көллият укытучысы Рания Нәбиуллина госпитальгә җибәрү өчен өс киемнәре тапшырды.

(27 июнь, “Апастово-информ”).


“30 чалбар, 5 күлмәк, 75 эчке кием барысы да безнең хәрбиләр турында зур кайгырту белән эшләнгән. Барысы да җиренә җиткереп тегелгән, тасланган, үтүкләнгән. Студентлар белән, тегү түгәрәгенә йөрүчеләр белән бергәләп эшләдек”, - ди Рания Нәбиуллина.

Төргәкләргә студентларның хатларын да салдылар. Бу безнең яраланган сугышчыларга бик кирәкле ярдәм.
Көллият җитәкчесе Илгизәр Нигъмәтҗановка, укытучы Рания Нәбиуллинага, бу эшкә өлеш керткән һәркемгә сугышчыларыбызга ярдәм иткәннәре, кайгыртканнары, хатлар язганнары өчен зур рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев