Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста “Рухият” тәрбия үзәге ачылды

Әлеге “Хәҗәр” рухи-әхлакый үзәге “Ярдәм” фонды канаты астында эшләячәк.

(7 нче июнь, “Апастово-информ”).
Тәрбия үзәге ачылышында район башлыгы Айрат Җиһаншин, Татарстан Республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев, Татарстанның Дәүләт Думасы депутаты Фәнил Багаутдинов һәм башка бик күп кунаклар катнашты.
“Хөрмәтле райондашлар, кунаклар, дуслар! Бездә бүген зур бәйрәм. Мондый тәрбия учагы ачылу белән без бәхетле. Рухи-тәрбия учагы булсын дип хыялландык. 4 ел төзелеш эшләре барды. Аллага шөкер районыбызда әлеге үзәк эшли башлады. Эше дәвам итсен. Балаларыбыз, яшьләребез тәртипле, белемле, гыйлемле булсыннар. Биредә катнашучыларның барысының да өлеше зур. Бик зур рәхмәт!”, - диде район башлыгы.
Тантаналы шартларда Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.
Соңыннан һәр килгән кунак “Хәҗәр” рухи-әхлакый үзәгенең эченә узып, андагы шартлар белән таныштылар.
Тулырак “Йолдыз” газетасыннан укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев