Иске Йомралы мәдәният йортында “Ни хәлең бар, солдат әнисе?!” исемле әдәби-музыкаль кичә узды.
Аналар көне уңаеннан оештырылган әлеге чарада уллары Ватан сагында булган әниләр хөрмәтләнде. Иске Йомралы авылыннан армия сафларында булган 5 егетнең һәм махсус хәрби операциядә Ил иминлеге сагында торучы 1 егетнең әниләре катнашты.
Батыр, кыю ул үстергән әниләрнең сөйләшер сүзләре, уртаклашыр фикерләре күп булды. Уллары да сагыну тулы назлы сүзләр белән хатлар юллаган иде. Әниләр үзләре дә улларына багышлап шигырьләр чыгарган, җырлар башкарды.
Әниләр балалары яраткан ризыкларны да пешереп килгәннәр. Кичә җыр-моңнар, чыгышлар белән үрелеп барды. Сәхнәгә әтиләр дә күтәрелде. Кичә азагында “Кояш гомере телим мин” җыры күмәкләп башкарылды. Соңыннан сөйләшү чәй өстәле артында дәвам итте.
Бүгенге көндә Алсу Хәйруллинаның улы Илнар, Мингазова Рамиләнең улы Азат, Резедә Гайнетдинованың улы Камил, Айсылу Гашыйгуллинаның улы Адел, Эльмира Сибгатуллинаның улы Әмир солдат хезмәтендә. Рузилә Сираҗеваның улы Булат махсус хәрби операциядә катнаша. Баласы читтә булган Аналарның күңел кичерешләре күз яшьләре булып битләрен чылатты. Алар балалары белән горурлануларын яшермәделәр. Әлеге әниләр бәйрәмне дә горурлык хисләре белән каршы ала. Кичәдә дә аларның сабырлыгына, улларының батырлыгына дан җырланды.
Нет комментариев