Апас Сабан туена соңга калмагыз
Сабантуй

Апас Сабан туена соңга калмагыз

Сабантуй 8 июнь көнне, 10.30 сәгатьтә башлана. Мәйданга махсус дүрт урыннан керү мөмкин булачак. Машиналар кую өчен дә махсус урын билгеләнгән. Шуңа бәйле рәвештә бәйрәмгә иртәрәк килү сорала.

(7 июнь, “Апастово-информ”).
Районда узачак Сабан туе быел да күңелле мизгелләргә бай булачак. Бәйрәмне оештыручылар хәбәр итүенчә, бирегә килгән кунакларны төрле кызыклы чаралар, күңел ачулар көтә. Бәйрәм 8 июнь көнне, 10.30 сәгатьтә башлана. Сабан туенда куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан чаралар күреләчәк. “Тирә-юнь полиция хезмәткәрләре тарафыннан игътибарда торачак. Мәйданга махсус дүрт урыннан керү мөмкин булачак. Машиналар кую өчен дә махсус урын билгеләнгән.Шуңа бәйле рәвештә бәйрәмгә килүчеләрне иртәрәк килүен сорыйбыз. Һәркем бер-берсенә карата игътибарлы һәзм ихтирамлы булсын иде. Бәйрәмебез имин һәм күңелле узсын, - ди оештыручылар.

(0+)


Нет комментариев