Апас Сабан туенда ат чабышын ел саен халык яратып күзәтте Быел эш атлары, токымлы атлар ярышты
634
0
Арбалы атлар да халык мәхәббәтен яулады.
(9 июнь, “Апастово-информ”).
Ат чабышында эш атлары арасында беренче урынны “Апас-Мол”дан Илнур Зыятдинов яулады. Ул “Черный” кушаматлы 9 яшьлек аты белән иң беренче килде.
“Безнең атыбыз узган ел да беренче булып килгән иде. Быел да җиңү бездә. Тормыш иптәшем атларны бик ярата. Бүләге дә зур, Аллага шөкер”, - диде тормыш иптәше, Аюкөйдергәндә яшәүче Ләйлә Зыятдинова.
Эш атлары арасында икенче урында “Йолдыз” кушаматлы аты белән Рамил Сафин, өченче урында - “Машка”сы белән Ленар Давыдов.
Чабыш атлары арасында беренче урында – Апастан Андрей Иванов, икенче урында – Тутайдан Илмас Сәмигуллин, өченче урында – Яшел Үзән ягыннан Динар Габсатдаров.
Югары Балтай авылыннан Илмас Сәмигуллинны без тырыш, көчле куллы, уңган-булган сыер савучы буларак беләбез. Ул 9 елдан бирле сыер савучы һөнәрендә. Бүгенге көндә “Нур” хуҗалыгы терлекчелек фермасында эшли. Төркемендәге 40 баш савым сыерының холкын инде күптән өйрәнгән, малкайлар да абыйларына ияләшеп беткән.
“Мәктәпне тәмамлауга авылда калырга уйладым. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә терлекчелек тармагында эшләдем. Хәзер - сыер савучы. “Барс” кушаматлы атым белән ярышта катнаштым һәм икенче булып килдек”, - ди Илмас.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев